news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

ФАП барлыгы 488 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 3 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында модульле, яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Элек эшләгән биналарыбыз гел салкын булды. Хәзер бездә җылы һәм рәхәт. Кайнар, салкын суы бар, санузелы, канализациясе эшләп тора. Әллә ничә бүлмә, җиһазларыбыз, өстәл, урындыкларыбыз – барысы да өр-яңа. Килүче-китүчеләрне эчке якта – бер, тышта өч видеокамера күзәтә. Шатлыктан сүз юк, мондый шартлар хакында хыяллана гына идек", - ди фельдшер-акушерлык пунты мөдире Вера Григорьева.

Вера Ивановна бу авылда 30 ел халык сәламәтлеге сагында тора. Бүген ул барлыгы 488 кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшерга көненә уртача 10 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Күпчелек кан басымы чирләреннән, буыннар авыртуыннан еш зарлана икән.

Саргылт төстәге мондый яңа төзелгән ФАП бинасының Яңа Элмәле авылындагысы - районда тугызынчы. Аны ачу тантанасында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының идарә начальнигы Фәнис Исхаков катнашты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100