news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында сөтне токымлы ат белән җыялар

Сөт җыючы утызлап йортны әйләнеп чыга.

 (Чирмешән, 22 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Яңа Элмәледә сөтне токымлы ат белән җыялар. Бу авылда яшәүче Анна Мадикова иртә таңнан атын җигеп, авыл буйлап сөт җыярга чыгып китә, дип яза җирле басма.

-Аня, яшь булуына карамастан, бик тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов. -Аңа карата дәгъва белдерүче юк.

Сөт җыючы утызлап йортны әйләнеп чыга. Бүген авылда 110 баш сыер исәпләнә. Кайбер хуҗалар 10 башка кадәр сыер асрый. Әйтик, шул ук авыл җирлеге башлыгының 8 баш сыеры бар, ул көн саен уртача 60 килограмм сөт тапшыра. Андрей Митюков һәм Юрий Ильмендеев гаиләләре дә көн саен шул чама сөт сата. Сөт өчен исәп-хисапны да ай саен ясап баралар.

-Миңа бу эш ошый. Бер авырлыгы да юк, -ди Аня.- Иртән атымны җигәм дә, авыл буйлап чыгып йөреп кайтам. Бу атым өчен дә файдага гына.

Аняның Актавия кушаматлы аты – гади генә түгел, ә токымлы - Орлов юртагы . Ул аның белән ат чабышларында да катнаша. Гомумән, авыл кызы бала чактан ук атларга гашыйк кеше. Әтисе колхозда ат караучы булган, кызда яшьтән үк атларга хөрмәт уяткан. Аня инде берничә ел атларны Сабан туе ярышларына үзе хәзерли. Актавия белән сөт кенә җыймый, атланып та йөреп кайта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100