Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында генерал Конев истәлегенә бәйге оештырдылар
Яңа Элмәледә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Иван Конев истәлегенә узган баскетбол ярышларында 13-14 яшьлек кызлар, егетләр көч сынашты.
(Чирмешән, 14 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Яңа Элмәле генерал Конев истәлегенә бәйге оештырдылар. Яңа Элмәледә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Иван Конев истәлегенә узган баскетбол ярышларында 13-14 яшьлек кызлар, егетләр көч сынашты. Бу бәйгене мәктәбебезнең элеккеге укучысы Владимир Муськин оештырды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
Төп приз – Кубок өчен районыбызның сигез мәктәбеннән сиксәнләп спортчы туп куды. Егетләр арасында Яңа Элмәле мәктәбе баскетболчылары беренче урында, икенчедә - кадетлар мәктәп-интернаты, өченчедә – Ульяновка егетләре. Кызлар арасында исә, беренчедә – утызимәнлеләр. Ульяновка кызлары – икенче, хуҗалар өченче урында.
Турнирның иң оста уенчысы дип, егетләрдән - Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Кирилл Захаров, кызлардан - Утыз Имәннән Альбина Әминова танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз