news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Утыз Имән театры – дипломант

Утыз Имән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре “Идел–йорт” театр коллективлары фестиваленнән дипломантлар булып кайттылар.

(Чирмешән,16 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән районының Утыз Имән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре “Идел–йорт” театр коллективлары фестиваленнән дипломантлар булып кайттылар, дип яза җирле басма.

Якташларыбыз фестивальдә Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясе буенча куелган спектакль белән катнашып, жюриның югары бәясен алганнар.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау тантанасында бүләкне безнең театрның режиссеры Мингосман Мортазин чыгып алган.

пектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаучы Мингәрәй Әминов “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә бүләкләнгән.

Фестивальнең беренче турында йөздән күбрәк үзешчән театр коллективы көч сынашкан. Йомгаклау турына нибары 20 коллектив, шулар арасында безнең якташлар да, сайлап алынган.

Утызимәнлеләр “Йөрәк маем”ны районыбызның кайбер авылларында һәм күрше Нурлат районы тамашачыларына да күрсәткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100