news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Урманасты Үтәмештә “Ак калфак”лар кич утыра

Сишәмбе көнне Урманасты Үтәмеш клубына хатын-кызлар кул эшләрен алып чыга.

(Чирмешән, 14 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының татар авылларында моннан бер ел элек “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең җирле бүлекчәләре оешты. Безнең максат - халкыбызның рухи мирасын: гореф-гадәтләрен, милли уеннарен барлау, саклау, аларны авыл клубларында халыкка күрсәтү. Аккалфаклылар әдәби чаралар да үткәрә, бу яктан шөкер, татар халкында әдәбият дөньясын үлемсез әсәрләре белән баеткан әдипләребез бихисап. Элеккеге йолаларны да, онытылмасын өчен, татар тормышының бер өлеше итеп таныту кулдан килгән эш, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Бу җәһәттән, мисалга Урманасты Үтәмеш авылындагы “Ак калфак” эшләрен исәпләсәк, шактый гына кызыклы чаралар үткәрелгән булып чыга. Герой-шагыйрь Муса Җәлил, Һади Такташ юбилеена багышланган әдәби кичәләр, һәр язда үткәрелүче “Карга боткасы” бәйрәме, “Хатын-кызлар көне” уңаеннан кызыклы бәйгеләр, “Бәлеш” бәйрәме, эссе җәй көнендә бала-чага белән үткәрелгән “Яңгыр ашы” йоласы һәм башкалар – саный киткәндә исемлек шактый озын икән. Билгеле, бу эшләрдә башлап йөрүчеләр - авыл клубы хезмәткәрләре: Гөлфирә Хөсәенова, китапханәче Фәридә Имаметдинова, клуб җитәкчесе Фиалка Носкова, авылдашларыбыз Венера, Розалия һәм Миңзифа ханымнарны һәм башкалар. Хатын-кызларга һәртөрле чараларны ямьлерәк уздырыр өчен даими булышучы авылдашыбыз Фәнис Имамиевка аерым зур рәхмәт. Аның бизәп, кулдан ясаган кирәкле әсбаплары чараларны тагын да эчтәлеклерәк итә.

Бәхеткә, Урманасты Үтәмеш авыл клубы зиннәтле хан сараен хәтерләтә. Бу җәһәттән ремонт эшләрен башкарган авылдашыбыз Мансур Бәдертдинов җитәкчелегендәге төзүче осталарга барчабыз чиксез рәхмәтле, чөнки һәр килгәндә балкып торучы клуб ишекләрен зур сөенеч белән ачып керәбез. Искиткеч гүзәл, үзенә тартып торучы шундый мәдәният йорты булганда ничек җыелышмыйсың, үзара аралашмыйсың инде?! Бигрәк тә безнең татар халкы бер- беренә кич утырырга йөрү, “Аулак өй”ләр үткәрү кебек гадәтләрне онытып барган заманда. Сишәмбе көнне Урманасты Үтәмеш клубына хатын-кызлар кул эшләрен алып чыга. Бу - сөйләшү, аралашу, бер-береңнең хәлләрен белешү өчен бер дигән чара. Шул ук вакытта монда нинди дә булса кул эшенә өйрәнергә мөмкин.

Районыбызның башка авылларында да “Ак калфак” уңышлы гына эшләп килә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100