Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш буасына төзүчеләр килә
Үтәмеш авылы буасын да карадылар, аңа капиталь ремонт ясарга килештеләр.
(Чирмешән, 22 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш буасына төзүчеләр килә, дип яза җирле басма.
Районда ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Әбделганиев булып китте. Министрны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде. Алар Урманасты Үтәмеш авылы буасын да карадылар, аңа капиталь ремонт ясарга килештеләр.
-Бу буа күптәнге, ничек бар шулай гына ясалган, язгы ташулар аны ерып та алып китә иде. Шуның өчен ул халыкка куркыныч тудыра, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов, - Министр бу эшне быел ук башкарырга ышандырды, инде моңа кирәк документлар әзерләнә, якын көннәрдә төзүчеләр ремонтка керешергә тиеш.
Төзүчеләр килгәнче буаның суы агызылачак, аны киңәйтергә һәм суын да берәр метрга күтәрергә планлыйлар. Капиталь ремонт барышында эшермәләр, боздан саклагычлар яңартылачак, дамба да яңадан ясалачак.
Фәрит Әбделганиевка Югары Чегодай авылының капиталь ремонттан соң ачылган мәдәният йортын да күрсәттеләр. Министр – безнең якташ, ул авыл мәчетендә, әтисе һәм әнисенең төп нигезләрендә, Югары Чегодайда һәм Иске Үтәмештә, кардәшләрендә дә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз