news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында төзелүче мәчетнең түбәсен ябасы калган

Булачак дин йортының стеналары күтәрелгән инде.

(Чирмешән, 12 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында төзелүче мәчетнең түбәсен ябасы бар,
аны быел ук ябып калдырмакчылар. Булачак дин йортының стеналары күтәрелгән инде, дип яза җирле басма.

Әлеге мәчетнең төп иганәчеләре – бертуган Хәсәновлар.

Иске Үтәмештә исә җирлек Советы өчен яңа бина төзиләр. Аның түбәсе ябылган, бүген эчке якта идәннәрне бетонлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot