Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Ульяновка җирлегендә җитәкчеләргә сораулар күп булды
Ульяновка җирлеге күпчелек күрсәткечләр буенча яхшылар рәтендә.
(Чирмешән, 6 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Ульяновка җирлеге җыеннарында җитәкчеләргә сораулар күп булды, дип яза җирле басма.
Тормыш бер урында гына тормый, ихтыяҗлар арта бара. Бүген Сосновкада яңа мәктәп сорыйлар. Бу ансат эш түгел, ә менә су челтәрләрен исә быел ук ясарга өмет бар. Монда һәм Девичья Полянада да күперләр, авыл эчләрендәге урам юллары ремонт көтә. Ульяновкадагы үзәк юл да нык ватылган. Саминовкада һәм Нагорныйда чиста суны коелардан гына алалар. Бер ел эчендә халык саны 36га кимегән, 2017 елда нибары 2 бала туган, 16 кеше вафат булган.
Ульяновка авыл җирлегендә, Ульяновка, Девичья Поляна, Сосновка авылларында узган халык җыеннарында болар һәм башка кайбер проблемалар, маршрут автобусы хәрәкәтенә бәйле мәсьәлә турында да сүз булды. Сыер тотучы берәү сөткә бәя төшүгә зар белдерде. Мондагы мөрәҗәгатьләрнең, сорауларның барысын да район җитәкчелеге үз контролена алды.
-Тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара, моны барыбыз да күреп торабыз, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, аеруча социаль өлкәдә зур үзгәрешләр турында искә төшереп. -Резервлар күп. Никтер, сездә гаилә фермалары юк.
Ульяновка җирлеге күпчелек күрсәткечләр буенча яхшылар рәтендә. Мәдәниятта, спортта алдынгылар. Торак пунктлар нык чистарган. Җирлек башлыгы Самат Шәмсетдинов отчетында билгеләп үтелгәнчә, салымнарны вакытында, тиешле күләмдә җыялар. Төзелешләр туктап тормый. Быел, мөгаен, район хисабына төзелүче җирлек Советы өчен яңа бина да сафка басар. Девичья Полянада буа ремонтына да шәт кирәк акча табылыр. Зиратлар төзекләнә, урамнар яктыра. Тагын бер алга китеш игътибарга лаек - “Әккәрәй“ җәмгыяте биредә 1399 гектар җирне эшкәртә башлаган. 2016 ел өчен пайчыларга бөртек биргәннәр, салымнарын да түләгәннәр. Пайчылар белән 2017 ел өчен дә исәп-хисап ясарга ышандыралар. Әлеге җәмгыять җитәкчесе Виктор Сутягин шулай диде.
Җыеннар дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз