news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Туймәт авылында үзсалым акчаларына зиратны төзекләндерәләр

Бүгенге көндә, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен, авыл җирлеге Советының исәп-хисап счетында 540 мең сумнан артык акча бар.

(Чирмешән, 22 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Туймәт авыл җирлеге Советы халыктан 2018 елгы үзсалым акчасын елның беренче яртысында ук җыеп бетерде. Бу суммага республика ярдәме дә күчкән, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен, авыл җирлеге Советының исәп-хисап счетында 540 мең сумнан артык акча бар.

-Халык җыенында бу акчаларны авыл зиратын, су кудыру башнясы тирәсен төзекләндерүгә, урам яктырткычларын һәм кыш көне авыл урамнарын карап торуга тотарга килешкән идек, - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Зиратта һәм башня тирәсендә эш бара, шәхси эшмәкәр белән килешү төзедек. 

Су кудыру башнясы тирәсен төзекләндерүгә 130 мең сум тирәсе акча каралган. Эшчеләр ике капка ясаганнар, коймаларны төзекләндергәннәр һәм буяганнар, су чыганагы тирәсендәге чүп үләннәрен дә юк иткәннәр, тәртип салганнар. Көзгә кадәр чүп үләннәре тагын бер тапкыр чабылачак.

Шул ук бригада зират өстендә эшли. Иң элек аны чүп үләннәреннән һәм тәртипсез үскән куаклардан арындырганнар – чабып алганнар. Күп еллар элек тотылган зират коймасының баганаларын турайтып буяганнар, коймалары да буялачак. Озакламый “мәңгелек йортка” ике зур капка да урнаштырылачак. Бу эшләргә 280 мең сум тирәсе акча тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100