news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Туймәт авылында яңа ФАП төзеләчәк

Биредә 152 йортта 500 тирәсе кеше гомер итә.

(Чирмешән, 2 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Быел Яңа Элмәле авылында блок-модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Аны тиздән ачарга тиешләр. Ә киләсе елда мондый бинаны Туймәттә төзергә планлаштырганнар.

Бу көннәрдә исә 85 йортлы, 200 дән күбрәк кеше яшәүче Югары Чегодай авылындагы ФАП бинасына ремонт ясала. 10 йортлы, 30 лап кеше яшәүче Кызыл Чишмә авылындагы “щитовой” ФАП бинасын да быел рәтләргә тиешләр.

Ә 152 йортта 500 тирәсе кеше гомер итүче Туймәттә исә блок-модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты киләсе елда төзелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot