news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Туймәт авылында көрәш турниры җиңүчеләре ачыкланды

Туймәт авылында туып үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Гыйматдиновның якты истәлегенә багышланды.

Чирмешән районының Туймәт авылында көрәш турниры җиңүчеләре ачыкланды
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 3 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Туймәт авылында  Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә узган билбау көрәше бәйгесе узды. Ярышларда җиңүчеләрне 12 үлчәү авырлыгында билгеләделәр. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Әлеге спорт төре буенча мондыйрак зур ярыш безнең районда инде икенче тапкыр оештырыла. Район үзәгендәге спорт залында 23 районнан килгән 300 гә якын көрәшче катнашында беренче турнир март аенда гына булган иде. Бу юлы Туймәттә Аксубай, Әлки, Зәй, Мамадыш, Яр Чаллы, Нурлат, Питрәч, Саба районнарыннан килгән, 2003-2005 нче елларда туган 70тән күбрәк кыз һәм егетләрнең үз үлчәү категорияләрендә иң осталарын билгеләделәр.

 Турнирда кадетлар мәктәп-интернатыннан Олег Максимов һәм Лашманнан Нәзир Ибәтуллин үз группаларында беренче урынга ия булдылар.

Кадет Александра Малышева һәм Лашман мәктәбе укучысы Айнур Вафин – икенче, кадетлардан Милена Федорова, Дмитрий Романов, Елена Сабанова, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Айгиз Мәҗитов өченче урын ияләре. Җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырдылар.

Билбау көрәше буенча республика федерациясе әлеге турнирны танылган якташыбыз, Туймәт авылында туып үскән, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 елдан артык Нурлат районын (элеккеге Октябрь) җитәкләгән Габбас Гыйматдиновның якты истәлегенә багышлады.

Габбас Гыйматдиновның авылдашларына да ярдәме тигән.1988 елда төп трассадан Туймәткә алып керүче юлны шомартуда, мәсәлән, аның өлеше, тырышлыгы зур була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100