news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Туймәт авылында ике яңа бина ачтылар

Балалар бакчасын төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бирелгән.

Чирмешән районының Туймәт авылында ике яңа бина ачтылар
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Туймәт авылында капиталь ремонттан соң, авыл җирлеге Советы бинасын ачтылар. Аннан соң, бер үк көнне, яңартылган балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты “өй туе” уздырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балалар бакчасы бинасы бик нык тузган, биредә күптәннән яхшы ремонт кирәк иде. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бирелгән, бина танымаслык булып үзгәргән. Иркен, якты бүлмәләрдә 1,5 миллион сумлык яңа җиһазлар урнаштырылган. Янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү җайланмалары да бар. Урамдагы уен мәйданчыгы да балаларга ошамый калмас.

Яңа төс алган балалар бакчасында 15 сабый тәрбияләнәчәк. Шул ук көнне авылда республика программасы кысаларында төзелгән өр–яңа фельдшер-акушерлык пункты да үз ишекләрен ачты. Ул заманча таләпләргә туры килә, кирәкле мебель, җайланмалар белән җиһазландырылган.

30 елга якын авыл халкына хезмәт күрсәтүче фельдшер Халидә Сәхапова яңа пункт ачылуына аеруча сөенә.

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов та, форсаттан файдаланып, төзелеш эшләренә, территорияне төзекләндерүгә өлеш керткән авылдашларына рәхмәтен белдерде.

Туймәтлеләрнең шатлыгын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да уртаклаштылар, авыл халкын бакча ачылуы һәм яңа ФАПлы булулары белән тәбрикләделәр, теләкләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100