news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Туймәт авылы терлекчеләре эшсез калган

Хуҗалыктагы соңгы 50 баш тана һәм үгезләрне күрше авылга озатканнар.

(Казан, 2 декабрь, “Татар – информ“, “Безнең Чирмешән“).Чирмешән агрохезмәтләре“ җәмгыяте “Туймәт“ бүлекчәсенең кайчандыр дуңгызлар һәм мөгезле эре терлек асралган фермалары ишекләренә йозаклар эленде. Соңгы 50 баш тана һәм үгезләрне Бәркәтәгә озатканнар. 12 терлекче эшсез калган, дип яза “Безнең Чирмешән.

Моңа кадәр хуҗалык фермасында 350 баш мөгезле эре терлек асраганнар. 130 савым сыеры, 150ләп тана һәм үгез, 70ләп яшь бозауның күп өлеше сатылган.
Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган, пенсия яшенә дә күп калмаган кешеләрнең эшсез калуы аяныч. Аларга хәзер авылда эш юк, ә каядыр барып йөри алмыйлар. Ферма да булмагач, авыл әкренләп бетә дигән сүз. Туймәттә гаражда әле техникалар бар, кайбер механизаторлар алар белән “Югары Кармалка“ бүлекчәсенә барып эшли, дип хәбәр итә район газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot