Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Туймәт авылы фермерын бүләкләгәннәр
Кәримовлар республика бәйгесендә катнашып “Иң яхшы шәхси ярдәмчел хуҗалык” номинациясендә җиңү яулаган.
(Чирмешән, 23 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Әлкидә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмә узды. Республиканың төрле министрлык һәм тармак җитәкчеләре, 11 районның муниципалитет, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары чакырулы булган әлеге чарада безнең район делегациясе дә катнашты.
Киңәшмә азагында иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси хуҗалык, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Алар арасында Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин белән Чирмешән районы Туймәт авыл җирлегендә уңышлы эшләп килүче Фәнисә һәм Мидхәт Кәримовларның гаилә фермасы да бар.
Кәримовлар республика бәйгесендә катнашып “Иң яхшы шәхси ярдәмчел хуҗалык” номинациясендә җиңү яулаган, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә бүләкләнгән.
Кәримовлар бүген 30 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 15е савым сыеры, сарыклары, атлары да бар.
-Малны гел күп асрадык, - ди Мидхәт Кәримов.- Берничә ел элек авыл янәшәсендә генә участок алып мини-ферма төзедек. Дәүләт 200 мең сум субсидия бирде. Ике савым аппаратын да районнан бушлай алдык. Бүген көн саен уртача 100 килограмм сөт сатабыз. Кышка җитәрлек күләмдә азык әзерләдек. Үзебезнең 56 гектар җиребез бар. Мал асрап көн күрәбез. Иртән дәртенче яртыда торабыз инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз