news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Түймәт авылы яшьләре “Күкертле чишмә” буен чистартканнар

Егетләр һәм кызлар су чыганагы тирәсен чүп үләннәреннән, чүп-чардан арындырганнар.

(Чирмешән, 17 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Түймәт авылы яшьләре бергәләшеп “Күкертле чишмә” буен чистартканнар, ңип яза җирле басма.

Егетләр һәм кызлар су чыганагы тирәсен чүп үләннәреннән, чүп-чардан арындырганнар, чишмәгә килә торган сукмак һәм басманы да төзәткәннәр, улакларын юганнар.

2012, 2013, 2014 елгы чыгарылыш класс укучылары Әрәмә тавы итәгеннән бәреп чыккан бу чишмә тирәсен һәр елны каникул вакытында тәртипкә салалар. Быел аларга авылның башка яшьләре дә кушылган, бу тирәләрне триммер белән үк чабып матурайтканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot