Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында каз өмәсе оештырганнар
Түбән Кәминкәдәге “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе хатын-кызлары да шундый өмә уздырдылар.
(Чирмешән, 1 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Түбән Кәминкәдәге “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе хатын-кызлары каз өмәсе оештырганнар. Бу турыда район газетасы яза.
Унбишләп хатын-кыз иртән үк Хәлимә һәм Азат Гайнуллиннар йортына күмәк эшкә җыелды. Инеш буеннан юындырып алып кайткан егермеләп ап-ак казларны җырлый-җырлый, бик тиз йолкыдылар. Уңган-булган авыл хатыннары эш арасында уен-көлкегә дә урын тапты.
Аннан соң, йолкып, эчләре алынган түшкәләрне көянтәләргә асып, Каенлы чишмәсе буена төшеп чайкадылар. Нәкъ җырдагы кебек, су буена каз каурыйлары да сиптеләр. Каз каурыйларын су юлына сипсәң киләсе елда да казлар уңачак дигән ышану, йола бар.
Бөтен эшләр дә беткәч, каз йолкучылар каз тәпиләре салып пешерелгән бәлеш һәм каз шулпасы белән сыйландылар.
Гайнуллиннар һәр елны бу кошларны күпләп асрый, каз түшкәләренә хуҗалар да табылып тора. Быел алар 35 баш бәбкә алып үстергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз