news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Шешминка авылында тергезелгән чиркәүне ачтылар

Биредә беренче тапкыр Илаһи литургия узды.

Чирмешән районының Шешминка авылында тергезелгән чиркәүне ачтылар

(Чирмешән, 18 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Шешминка авылында Димитрий Солунский исемендәге храмда ун елга барган төзекләндерү эшләре төгәлләнде һәм үткән якшәмбе көнне аны изгеләндерү йоласы башкарылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шешминкалылар кеше ышанмаслык эш башкарып чыктылар. Әлеге эшне оештыручыларның берсе Екатерина Зубова, мөгаен, шул вакыт эчендә йөзләгән кешегә мөрәҗәгать итеп, уннарча хат язып, меңләгән тапкыр рәхмәт сүзен әйткәндер.

Бина бик матур килеп чыккан, эчке яклары да зәвык белән бизәлгән, тиешле гамәлләрне үтәү өчен кирәкле бар нәрсәләр дә булдырылган. Биредә гыйбадәт кылулар үтә иде инде, шешминкалылар чиркәүне изгеләндергәнне түземсезлек белән көттеләр. Аны, район һәм күрше районардан килгән дин әһәлләре белән, Чистай һәм Түбән Кама епархиясенең архиерей Игнатий башкарды. Аннан соң биредә беренче тапкыр Илаһи литургия узды.

Гыйбадәт кылганнан соң, епископ Игнатий барысын да истәлекле вакыйга белән котлады һәм чиркәүне тергезүдә зур өлеш кертүчеләргә чиркәүнең югары бүләкләрен тапшырды. 

Бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов та котлады, тантанада катнашкан Александр Супонинскийга һәм чиркәүнең Петр (Занкович) атакайга район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100