news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Шешминка авылында колхоз ветераннарына бушлай ипи бирәләр

Бүген Шешминкада - 38, Андреевкада 8 кеше әлеге мөмкинлектән файдалана.

(Чирмешән, 17 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Шешминка авыл җирлегендә ике елга якын өлкән яшьтәге, гомерләре буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыгучыларга бушлай ипи алып кайтып бирәләр, дип яза район басмасы.

-Хуҗалык җитәкчесе Васыйл Әхмәтҗанов шундый тәкъдим белән чыккач, без моны хупладык. Исемлекне төзеп бирдек, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов.

- Бүген Шешминкада - 38, Андреевкада 8 кеше әлеге мөмкинлектән файдалана. Ипине кибеткә китерәләр, пенсионерлар шуннан килеп алалар. “Андреевка” җәмгыяте бурычларын каплап бара.

Озак еллар «Прожектор» колхозында сыер савучы булып эшләгән Клавдия Коченкова да атнага ике тапкыр кибеттән бушлай ипи ала.

-Безне шулай кайгыртуына, игътибар күрсәтүенә җәмгыять җитәкчесенә бик зур рәхмәт, - ди Клавдия Константиновна. - Өлкәннәр көнендә дә онытмыйлар. Ел саен азык – төлек пакетларын өйгә китереп тапшыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100