Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Шешминка авылында электр көтүче алганнар
Электр көтүче 30 мең сумга төшкән.
(Чирмешән, 16 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Шешминка авылында 30 мең сумга электр көтүче сатып алганнар
Маллар үзләренә зыян салмаслык көчәнештәге электр чыбыклары белән тотып алынган шушы көтүлекләрдә йөри. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әнә Бәркәтә авылында, былтыргы кебек, быел да электр көтүче “яллаганнар”. Көтүгә әлегә 25 ләп мал йөри. Шешминкада да көтүне чыбыркысыз көтүчегә ышандырганнар.
-Бездә көтү апрельнең егермеләрендә үк чыкты. Авылдашлар, бергә җыелып, 30 мең сумга электр көтүче алдылар. Бик җайлы, халык бар малын – кәҗәсенә, сарыгына кадәр шунда куа. Терлекләр урамда йөрми. Андреевкада исә көтүне чиратлап көтәләр. Ике авылда көтүгә 60 лап баш мал йөри, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.
Түбән Кармалкада Шушма елгасы буенда бер урынны көтүлек ясап тотып алганнар. Малларны шунда чыгаралар. Югары Кармалкада көтү юк. Чумачка халкы электр көтүче алмакчы.
Ульяновка авыл җирлеге авылларында терлекләрне чиратлап көтәләр. Яшәүчедә дә чират көтүе. Бу кечкенә авыл көтүендә 50 ләп мал, монда Әккәрәйдән дә 30 лап эре терлек куалар. Кармышта көтүче яллаганнар. Бер баш мал өчен айга 700 сум исәбеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз