news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының шәхси хуҗалыклары узган елда сөт сатудан 76 миллион керем алганнар

Бер сыер башына уртача керем 39 мең 808 сум тәшкил итә.

 (Чирмешән, 12 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының шәхси хуҗалыклары 2017 елда сөт сатудан 76 миллион керем алганнар
Бер сыер башына уртача керем 39 мең 808 сум тәшкил итә, дип яза район газетасы.

Аннан алдагы 2016 ел белән чагыштырганда, сөт сатуны Ульяновка, Иске Үтәмеш, Иске Котыш авыл җирлекләрендә сизелерлек арттыра алганнар. Ә менә Бәркәтәдә, Түбән Кармалка, Яңа Кади авыл җирлекләрендә сөт сату күләме, киресенчә, кимегән.

Гомумән, районның шәхси хуҗалыкларыннан былтыр барлыгы 3,8 мең тоннага якын сөт сатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot