Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының шәхси хуҗалыгында уракка әзерләнәләр
Серендеевларга көзен 1200 гектарлап мәйданнар бөртеклеләр уңышын җыясы була.
(Чирмешән, 8 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының “Серендеев Н.И.” шәхси хуҗалыгында уракка әзерләнәләр. Семен Гавриловның 10 еллык бөртек комбайны уракка төзек булачак, тагын ике комбайнны да вакытында сафка бастырмакчылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
-Техникаларыбыз яңа түгел, 12-13 ел эшләделәр, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. –Башка проблемалар юк диярлек. Елдагыча, ягулык табыштырырбыз инде. Ындыр табагында киптерү агрегатын тикшереп карыйсы, территорияне җыештырасы бар.
Серендеевларга көзен 1200 гектарлап мәйданнар бөртеклеләр уңышын җыясы була. Чәчкәндә минераль ашламалар кертә алмасалар да, кайбер участокларда яхшы уңышка өмет бар. Чүп үләннәренә каршы гербицидлар сибү бик яраган. Хуҗалыкның 180 гектар пар җирен дә чиста тотарга тырышалар.
Бүген берничә трактор печән әзерләүдә. Мал азыгы, нигездә, үз эшчеләренә биреләчәк, калганы, өелеп, запаста торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз