Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә кыр эшләре батырына бозау бирәчәкләр
Биредә 260 гектардан артык мәйданда минераль ашлама керткәннәр.
(Чирмешән, 19 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Быел Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә җиңүче механизаторга 1-1,5 центнерлы бозау бирү каралган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Сөлчә” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрнең өчтән берендә диярлек, 260 гектардан артык мәйданда минераль ашлама керткәннәр. Соңгы көннәрдә тырмалау агрегатлары да байтак эш башкарган.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” көздән сөрелгән җирләренең 96 процентын, 3700 гектарын тырмалап өлгергән. Монда уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау да көйле бара. 420 гектарда арпа, рапс, көнбагыш чәчеп өлгерделәр.
“Күтәмә АГРОфирмасы”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләрендә дә язгы кыр эшләре темпы, башкалар белән чагыштырганда, югары.
Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 14 мең 510 гектарда уҗым культураларын, 5216 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру, 52 мең 353 гектарда көздән сөрелгән җирләрдә дым каплату, якынча 32 мең гектарда сабан ашлыгы һәм техник культуралар чәчү бурычы тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз