Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Әмир авылында яшәүче Җиһаншиннар гаиләләре белән сайлауларда катнашты
Сайлауларда бөтенесе җыелышып, зур гаилә булып, балалар-оныклар белән бергә тавыш бирүчеләр бар.
(Чирмешән, 18 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Нурсинә һәм Илдус Җиһаншиннар өч бала үстергәннәр, бүген инде аларның үз гаиләләре бар, үзләре балалар үстерә. “Безнең өчен бу бер бәйрәм инде, – ди гаилә башлыгы Илдус абый. – Катнашырга кирәк, чөнки илебезнең Президентын сайлыйбыз, димәк киләчәгебезне сайлыйбыз”.
Әти-әнисе белән бер йортта яшәүче төпчек уллары Илсур, эшкә китәргә булгач, бераз иртәрәк барып тавыш биргән. “Бу авылда сайлауларда беренче тапкыр гына катнашам”, – ди Илсурның Балык Бистәсе районыннан бу авылга килен булып төшкән хатыны Алия. Җиһаншиннарның олы кызлары Илсөяр ире Илмир белән Чирмешәндә яшәсәләр дә, Илсөяр бу авылда теркәлгән, ул да Әмир сайлау участогында тавыш бирде. Икенче кызлары Гөлгенәнең ире Рамил Лениногорск районыннан, алар исә Әмир авылында төпләнеп калганнар, әти-әниләре янәшәсендә генә яшиләр.
– Тормышларыбыз, Аллага шөкер, – ди Нурсинә апа. – Сайлауларда катнашмый калганыбыз юк. Сайланган ил башлыгы халык өчен тырышып эшләсен, сугышлар булмасын, тыныч яшик.
Сүз уңаеннан, Әмир сайлау участогы буенча 250 сайлаучы исәпләнә. Иртәнге сәгать 9га 50дән күбрәк кеше үз гражданлык бурычын үтәгәннәр дә.
Булат Әгъләмов быел беренче тапкыр сайлауларда катнаша, аңа бүләк тә әзерләп куйганнар. Иң беренче булып участокта Әкълимә апа Мисбахова тавыш биргән. 12 кешене өйләренә барып сайлатачаклар, шулар арасында авылның иң олы кешеләре – Хафаза апа Мортазина һәм Ибраһим абый Ибәтовларга да керәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз