news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әмир авылында узачак бәйрәмдә ат узышлары да була

Бүген, 7 июльдә Әмирдә бәйрәм - “Авыл көне“ узачак.

(Чирмешән, 7 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Бүген, 7 июльдә Чирмешән районының Әмир авылында бәйрәм - “Авыл көне“ узачак, дип яза җирле басма. 

Сабан туе уеннары, Казан артистлары – җырчылар, “Сәйдәш“ бию ансамбле катнашачак. Әлеге чара көндез сәгать 10да, кич 19 сәгатьтә башлана. Кич “Казан егетләре“ сәхнә тотачак.

“Авыл көне“ндә 60 килограммнан югарырак авырлыктагы Әмир һәм Лашман авыллары көрәшчеләре бил алышачак, ат узышлары, уеннар, бүләкләүләр дә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot