news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әмир авылында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар

Узган бер елда бу авылда 4 пар кавышкан. Элеккеге гадәт буенча, Сөлге җыю бәйрәмендә алардан чигүле сөлгеләр алып, озын колгага бәйләгәннәр.

(Чирмешән, 2 апрель “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар инде. Узган бер елда бу авылда 4 пар кавышкан. Элеккеге гадәт буенча, Сөлге җыю бәйрәмендә алардан чигүле сөлгеләр алып, озын колгага бәйләгәннәр, дип яза җирле басма. 

Быел армиягә китәсе һәм яшьрәк егетләр узган шимбә көнне Әмир урамнарыннан авыл көен җырлап узганнар, яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, башка бик күп бүләкләр дә җыйганнар, тәм-томнар белән сыйланганнар.

Егетләргә кечерәк малайлар һәм кызлар да булышкан – аларга йорттан-йортка кереп йомырка җыюны йөкләгәннәр.

Бүләкләрнең бер өлешен егетләр үзара бүлешсә, күбесе җәйгә Сабан туе уеннарында җиңүчеләргә тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot