news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әмир авылында сөлге җыйдылар

Әмирдә, элеккеге гадәт буенча, апрельнең беренче шимбәсендә сөлге җыйдылар.

(Чирмешән, 4 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылында, элеккеге гадәт буенча, апрельнең беренче шимбәсендә сөлге җыйдылар, дип яза район басмасы.

Армиягә алынасы, урамнарда авыл көен җырлап узган егетләргә һәр йортта бүләк бирделәр.

Егерме еллап йөри-йөри шомарган колгага, билгеле, иң әүвәл чигүле сөлгеләр, чигүле кулъяулыклар элделәр. Былтыр Әмирдә өч яшь пар гаилә корган: Айдар һәм Динара Мөхәммәтшиннар, Илсур һәм Алия Җиһаншиннар, Инсаф һәм Миләүшә Минхәеровларның килен сөлгеләре, бу көнне җыелган бик күп баш яулыклары да киләсе Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә кадерле бүләк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot