news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әмир авылында хатын-кызлар өчен “Хуҗабикә” клубы эшли

Мәдәният директоры баян булмавын әйтте.

(Чирмешән, 14 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).  Чирмешән районының Әмир авылында хатын-кызлар  “Хуҗабикә” клубына җыелып, бәйләргә, чигәргә өйрәнәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Бер кичтә җыйнаулашып мамыктан юрган сырдык. Кем нәрсә белә, шулай эшләдек, тәҗрибә уртаклаштык",  - ди озак еллар авылда шәфкать туташы булган Саҗәрә Мөхәммәтшина.

Лаеклы ялдагы Гөлнур апа Харисова кулъяулык чигеп рәхәтлек тоя икән. "Аларны, һәр елны авылда сөлге җыючыларга һәм Сабан туенда ат узышында иң соңгы килүчегә бирәм", - ди ул.

Мәдәният йортында, гомумән, эшне җанландырырга омтылалар, чаралар оештыралар.

"Шунысы гына начар, бездә баян юк", - ди мәдәният йорты директоры Фәрхать Нуретдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot