news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Әмир авылында фермер электр көтүче “яллаган”

Сыерлар да тиз аңа өйрәнде, тимерчыбыкларын бер дә өзмәделәр, аларга якын да килмиләр.

 (Чирмешән, 20 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Әмир авылында яшәүче Бадаевлар хуҗалыгында биш баш савым сыеры исәпләнә. Хуҗалар быел малларны саф һавада йөртү проблемасын үзләренчә чишкәннәр – пай җирләренең бер өлешен, бер гектарга якын мәйданны, “электр көтүче” өчен тотып алганнар, дип яза җирле басма.

-Быел Лашман авылында шәхси хуҗалыклар сыерларын “электр көтүче” ярдәмендә көтүләре турында район газетасында да язганнар иде, - ди йорт хуҗасы. - Мин дә бу ысулдан файдаланырга уйладым. Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттаховка мөрәҗәгать иткәч, ул безгә җиһазлар кайтартырга, урнаштырырга ярдәм итте. Рәхмәт аңа. Минемчә, бик кулай җиһаз. Сыерлар да тиз аңа өйрәнде, тимерчыбыкларын бер дә өзмәделәр, аларга якын да килмиләр. “Кардабызда” ышыклану урыны да ясап куйдык.

Бадаевларның биш сыерларының икесе буаз, өчесе көн саен уртача утызар килограмм сөт бирә.

-Хәзер сыерлар яшел азык белән дә туя , - ди Фәрит Бадаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100