news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әмир авылында “Авыл көне“ үтәчәк

22 июльгә билгеләнгән бу бәйрәмне шушы авыл егетләре – Сургутта эш йөртүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар инде бишенче тапкыр оештырмакчылар.

(Чирмешән, 4 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров)Чирмешән районының Әмир авылында быел да“Авыл көне“ үтәчәк, дип яза район газетасы.

Сабантуй формасында булачак, 22 июльгә билгеләнгән бу бәйрәмне шушы авыл егетләре – Сургутта эш йөртүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар инде бишенче тапкыр оештырмакчылар.

“Авыл көне“ якында гына, тирәсендә агач үсентеләре утыртылган иркен мәйданчыкта үткәрелә. Биредә төзекләндерү эшләрендә, Сабан туе барышында эшмәкәрләргә Лашман авыл җирлеге Советы, өлкәннәр һәм яшьләр дә булышты, булыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot