news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әмир авылы балаларына Сургут күчтәнәчләре таратканнар

Бүләкләр биредә эшләүче хезмәткәрләргә дә тапшырылды.

(Чирмешән, 29 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Лашман балалар бакчасында капиталь ремонт булу сәбәпле, күрше авылы сабыйларын да Әмир бакчасына йөрттеләр. Чыршы бәйрәмендә балаларга Сургут күчтәнәчләрен өләштеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәм уку алдынгыларын һәм “Чиста авыл синнән башлана!” акциясендә актив катнашучыларны котлаудан башланып китте.

Яңа ел тамашасы әкият геройларыннан башка узмый, билгеле, мәктәп укучылары әлеге рольләрне оста итеп башкардылар. Бәйрәмгә Кыш бабай да килгән иде, ул үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Балаларны гына түгел, укытучыларны да, тәрбиячеләрне дә, гомумән, әлеге бинада эшләүче һәр хезмәткәрне шундый зур бүләкләр белән авылдашлары, Сургут шәһәрендә яшәүче эшкуарлар - бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар сөендерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot