news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Лашман мәктәбенә көрәшчеләр формасы бүләк иткәннәр

сте яшелле-кызыллы, чалбары ак төстәге 11 комплект көрәшчеләр формасы һәм 8 комплект аяк киеме (борцовкалар) - Шешмаойл компаниясе бүләге.

(Чирмешән, 18 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Күптән түгел бу авыл мәктәбенең яшь спортчылары бик шәп, өр-яңа спорт формаларына ия булдылар, дип яза җирле басма.

Өсте яшелле-кызыллы, чалбары ак төстәге 11 комплект көрәшчеләр формасы һәм 8 комплект аяк киеме (борцовкалар) - Шешмаойл компаниясе бүләге. Аларны әлеге компаниянең генераль директоры урынбасары, Лашман мәктәбенең элеккеге укучысы Җәлил Мөхәммәтшин яшь көрәшчеләргә үзе килеп тапшырды.

-Формалар Россия спорт стандартларына туры килә. “Лашман” язуы да төшерелгән бу киемнәрне ярышларга киеп йөриячәкбез. Бүген безнең милли көрәш белән даими шөгыльләнүче егермеләп егетебез бар, - ди тренер Рафик Гатин.

Спорт формаларына өстәп, иганәчеләр мәктәпкә бер видеопроектор да бүләк иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100