news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Лашман мәдәният йорты капиталь ремонтына 9 миллион сум бирелгән

Төзекләндерелгән мәдәният йортына яңа җиһазлар да кайтарылачак.

(Чирмешән, 14 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Лашман мәдәният йортын капиталь ремонтларга 9 миллион сум акча бирелә. 1965 елда төзелгән бина республика программасы буенча ремонтлана. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Мәдәният йортының эчендә дә, тышында да үзгәрешләр көтелә, хәтта, эчке планировка да бераз үзгәрәчәк, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Әлмәттән килгән төзүчеләр тамаша залының идәннәрен сүтеп, яңаны җәю өчен аслык әзерлиләр. Әлегә кирәкле төзелеш материаллары кайтарылган. Төзелеш эшләрен сентябрьгә төгәлләмәкчеләр.

Бинадагы электр, җылы үткәгечләр - барысы да яңадан эшләнә, стеналар шомара, идән һәм түшәмнәр дә заманча материаллардан эшләнәчәк, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштырылачак. Канализация һәм су үткәргечләре сузып, санузел ясау да планга кертелгән. Бинаны сайдинг белән тышлап, түбәсен төсле профнастил белән ябачаклар. Билгеле, яңа төс алган мәдәният учагына заманча җиһазлар да кайтарылачак.

Сүз уңаенда, ярты гасыр элек төзелгән бу бинада әлегә кадәр мондый ук зур ремонт эшләре кузгатылганы булмаган. Дөрес, 80 нче елларда мәдәният йорты эчендә бизәкләү эшләре уздырылса, 90 нчы елларда түбәсен калай белән япканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100