news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Лашман авылында яңа күпер төзелә

Бу максатка 55 мең сум акча кулланылачак.

(Чирмешән, 28 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Лашман авылында республика ярдәме белән яңа күпер салына башлый, дип яза җирле басма.

1981нче елда колхоз көче белән салынган элеккеге күпер инде нык тузган, хәрәкәт өчен куркыныч иде.

Яңа күпердә киләсе ел башларында ук эшне төгәлләргә планлаштыралар. Моңа 55 мең сум акча кулланылачак.

Әлегә Лашман эчендә күптән түгел капиталь ремонтланган, мәчет янындарак урындагы буа полотнасы аша үтеп йөриләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot