news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Лашман авылында күренекле артист туган йортка мемориаль такта куелачак

Мемориаль такта кую чарасында Наил Шәйхетдиновның туганнары һәм Тинчурин исемендәге театр коллективы вәкилләре катнашуы көтелә.

(Чирмешән, 26 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Лашман авылында күренекле артист Наил Шәйхетдинов туган йортка мемориаль такта куелачак, дип яза җирле басма.

Танылган артист 1941 елның 1 мартында туган, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Ул 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә төрле пландагы 200 дән күбрәк рольләр башкарган.
Мемориаль такта кую чарасында артистның туганнары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы вәкилләре катнашуы көтелә.

- Шул ук 2 март көнне Лашман мәдәният йортында Наил Шәмсетдин улы истәлегенә багышлап, Тинчурин театры “Алтын көз” исемле спектакль күрсәтәчәк. Керү бушлай. Барлык чирмешәнлеләрнеспектакль карарга чакырабыз, - ди Наил Шәйхетдиновның хатыны Миңлегөл Шәйхетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100