Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Лашман авыл җирлеге Советы яңа бинага күченә
Бу бинаны республика программасы буенча төзеделәр. Моңа 4 миллион сум чамасы акча тотылган.
(Чирмешән, 24 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).Чирмешән районының Лашман авыл җирлеге Советы яңа бинага күченә, элеккеге урынына кайта дисәң дә була, дип яза җирле басма.
Бу бинаны республика программасы буенча төзеделәр. Моңа 4 миллион сум чамасы акча тотылган.
-Совет өчен мондый бина бик кирәк иде, - ди район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Рәхмәт, бу эштә үзе дә шул авыл кешесе – Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Закир улы Шакиров нык булышты. Районыбызда, гомумән, байтак объектта төзелеш һәм үзгәртеп кору бара, бу эшләрдә гел республика җитәкчеләре, нефтьчеләр ярдәмен тоябыз.
-Лашманда электр, газ башкалардан иртәрәк килде. Бу яктан авылыбыз халкы бәхетле, - дип, Минсәгыйть Шакиров үткәннәрне дә искә төшерде. -Хәтта МТСның үз клубы бар иде. Лашманны “яңа авыл“, диләр, тик монда халык күптән яшәгәнлеге билгеле, тарихыбыз бай. Төрле елларда төрле эшләрдә өлеше кергәннәрне онытмыйк.
Дөрестән дә, җирлек Советына яңа бина кирәк иде. Быел республика районнарында шундый 11 бина төзелде, барысы да файдалануга әзер, ачыла торалар. Лашманда сигезенчесен куллануга тапшырабыз.
Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов бинаны төзүчеләргә: “Төзүче“ җәмгыятенә, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакировка да рәхмәт сүзләре әйтте. Биредә эшләүчеләргә бөтен шартлар тудырылган, Советның авыл үзәгендә урнашуы халыкка да җайлы. Җирлектә бәлки киләсе елда тагын берничә объектта планлаган эш тормышка ашар: Лашман балалар бакчасы ремонтка мохтаж, Әмирдә буа капиталь ремонтланырга мөмкин. Ул авылда былтыр яңа мәктәп ачылды, быел мәдәният йортын үзгәртеп кордылар. Җирлектә ике авыл турында да тигез кайгырталар. Әле бүген Лашман элемтә бүлекчәсенә яңарак урын булдыруда ярдәм сорадылар, авылдашларының гозерен хезмәт ветераны Тәлгать Исхаков җиткерде.
Төзүчеләргә бүләкләр тапшыргач, кунаклар, халык бина эченә үтте. Тыштагы кебек, эче дә затлы кирпеч бинаның, бәдрәфенә хәтле ясалган, суы кергән. Яңа җиһазлар алганнар. Яхшы, матур, зәвыклы, башкалар кызыгырлык. Бу урында язсам да ярыйдыр: бинага мөмкинлекләре чиклеләр коляскага утырып та, пандус аша керә ала. Территория тимер койма белән тотылган, агач үсентеләре утыртылган, тротуар да бар.
Киләсе елда Ульяновкада да нәкъ шундыйрак бина ачылуына өметләнәбез. Аның инде түбәсе дә ябылган, әлеге объект район көче белән төзелә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз