news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Кызыл Чишмә авылы бәйрәменә ике йөзләп кунак килгән

Табын өчен һәр елны берәр нәсел җаваплы икән.

Чирмешән районының Кызыл Чишмә авылы бәйрәменә ике йөзләп кунак килгән
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 2 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кызыл Чишмә авылы бәйрәменә ике йөзләп кунак килгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Монда авыл бәйрәме үзгәрәк үтә. Башта, егерме еллар элек, аны Сабантуй кебек оештырсалар, хәзер, соңгы берничә елда, бу чара артык күңел ачуларсыз, шау-шусыз, уеннар уйнамыйча уздырыла, үзенә күрә хәтер көненә охшап кала.

Ахырдан барча халык “Кызыл Чишмә” чишмәсе буенда көйләнүче табынга килә. Табын өчен һәр елны берәр нәсел җаваплы икән. Быел бу мәшәкать Сәмигулловларга, Гыймалетдиновларга йөкләнгән.

-Бик матур бәйрәм, - ди соңгы вакыттта Кызыл Чишмә тарихы белән нык кызыксынучы Рәфкать Гатин. –Ходай язса, киләсе елда поселокка багышланган китап чыгара алырбыз. 200-300 данә кирәк ул. Тарих яшьләр өчен мөһим, безнең балалар, оныклар нәсел җепләрен белергә тиеш. Үзем авылдан 45 ел элек киттем, йортыбыз да калмады, юк инде. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100