news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Әккәрәй мәктәбендә яңа уңыш җыялар

Мәктәп яны участогын җәй дәвамында укучылар һәм укытучылар карап торганнар.

(Чирмешән, 20 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән" ,Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районының  Әккәрәй урта мәктәбенең тәҗрибә участогында көн дә эш кайный. 50 сутый мәйданда аллы - гөлле чәчәкләр генә түгел, ә мәктәп ашханәсе өчен җиләк – җимеш, яшелчәләр дә үстергәннәр, дип яза җирле басма.

-Бакчаның 27 сутыена бәрәңге утырттык, -ди мәктәп директоры Михаил Захаров.- Суган да байтак булды, помидор, кишер, кәбестә, чөгендер дә бар. Мәктәп ашханәсендә аш пешерүчеләр җыелган уңышны эшкәртеп баралар: тозлыйлар, салатлар ясыйлар, кайнатмалар пешерәләр. Инде байтак запас тупланды. Уңышны саклар өчен мәктәп территориясендә баз ясадык.

Мәктәп яны участогын җәй дәвамында укучылар һәм укытучылар карап торганнар. Яшелчәләрне утыртуны, аларга вакытында су сибүне, чүбен утауны, корткычларга каршы көрәшүне, барысын да вакытында эшләргә кирәк. Әлеге хезмәт җимешләрен уку елы вакытында укучыларга ашаталар. Ашханәдән арткан яшелчәләрне сатып, мәктәп акча да эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100