news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Әккәрәй авылында Крещениегә кадәр үк коена башлаганнар

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.

(Чирмешән, 14 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Әккәрәй авылында Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Крещение бәйрәмен билгеләп үтә, дип яза җирле басма.

Бу көнне барлык чиркәүләрдә, шул исәптән безнең районда да тантаналы гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы булачак, аннан христианнар изгеләндерелгән бәкегә чумалар. Изгеләндерелгән суның могҗизалы көче бар, өч көн дәвамында аны байтак алып калалар.

Әлеге суны аз-азлап ел әйләнәсендә эчәргә мөмкин, бигрәк тә сырхаулап торганда. Өйләренә, эш урыннарына су бөркеп чыгалар. Изге суны бу көнне сулыклардан гына түгел, краннан да агызып алырга мөмкин.

Әккәрәй авылында ел саен Сөлчә елгасында бәке ясыйлар икән. Нигездә, бу эш белән бертуган Михаил һәм Сергей Кваковлар шөгыльләнә, аларга башка авылдашлары да булыша.

-Дөресен әйткәндә, без инде 1 гыйнвардан бирле коенабыз, - ди Михаил. – Авылда хәтта “моржлар” клубы да бар, кыш көне өлкәннәр генә түгел, балалар да рәхәтләнеп су керә. Коену өчен ел саен гел бер урында урын ясыйбыз. Яр буеннан менеп-төшәргә баскычлар урнаштырабыз, бәке тирәсен тотып алабыз, су төбенә тактадан идән җәябез, кыскасы, уңайлыклар тудырабыз. Чишенеп-киенергә дә урын бар. Крещение бәйрәмендә биредә халык аеруча күп җыела. Күрше авыллардан да, Чирмешәннән дә коенырга киләләр.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә монда, кышкы коену сезонын ачу уңаеннан, зур чара оештырганнар. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Нептун да килгән, аларны русалкалар һәм бакалар озатып йөргәннәр.

Чирмешәнлеләр исә быел да былтыргы урында, Чирмешән елгасында коена алачак. Бәйрәм төнендә Кече Чегодай авылы янәшәсендә, елгада бәйрәм хөрмәтенә массакүләм район чарасы оештырырга телиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100