news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Әккәрәй авылында “чик баганасы“ куйганнар

28 май - Чик сакчылары көне алдыннан бу авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар.

(Чирмешән, 30 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чик буе гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан, 28 май - Чик сакчылары көне алдыннан Чирмешән районының Әккәрәй авылында чик буе баганасы куйдылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар, дип яза җирле басма.

Әлеге изге гамәл Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча чик буе гаскәрләре ветераннарының һәм запастагы чик сакчыларының иҗтимагый оешмасы рәисе, тумышы белән Әккәрәй авылыннан Сергей Евлеев инициативасы белән башкарылган. Әккәрәйнең запастагы чик сакчылары бу эшкә акча җыйганнар. Мемориаль үзәкне ачу тантанасына Чик сакчылары ветераннарының Идел буе федераль округы иҗтимагый оешмасы рәисе, Чаллыдан полковник Рафаэль Заһидуллин һәм Әлмәттән, Лениногорскидан кунаклар килде.

Әлеге хәтер почмагын ясауда һәм урнаштыруда актив катнашкан әккәрәйлеләргә чик сакчылары ветераннары һәм запастагы чик сакчыларының иҗтимагый оешмасыннан юбилей медальләре тапшырылды.

Тантанада авыл халкы, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100