news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әккәрәй авылы халкы “Чиста ярлар“ акциясенә кушылган

Әккәрәй авылы халкы зур өмә, бәйрәм ясап, Кече Сөлчә елгасы ярларын тәртипкә китерде.

(Чирмешән, 2 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Әккәрәй авылы халкы “Чиста ярлар“ акциясенә кушылган. Әккәрәй авылы халкы зур өмә, бәйрәм ясап, Кече Сөлчә елгасы ярларын тәртипкә китерде, дип яза ьирле басма.

Быел Россиядә игълан ителгән Экология елы кысаларында әккәрәйлеләр табигатькә менә шулай булышырга булганнар. Алтмышка якын кеше: укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионерлар, МЧСчылар, балалар “Чиста ярлар” акциясенә кушылган. Авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов белән шәхси эшмәкәр Михаил Кваков трактор белән яр буендагы чүп үләннәрен чапканнар, ә калган ир-атлар трактор керә алмаган урыннарда бензин чапкычларын, чалгыларны эшкә җиккәннәр. Хатын-кызлар һәм балалар исә чүп җыйган.

-Иң кызыгы ахырдан башланды. Бакалар, Су анасы, Нептун өмәчеләргә рәхмәт әйтеп, көймәдә “кызыл уылдык” (слива һәм кызыл виноград) алып килделәр. Өмәне шулай тамашалы да иттек. Күмәк эштә катнашучылар учакта пешерелгән балык ашы (балыгы – шул Сөлчә елгасыннан), үләннәрдән самавыр чәе белән сыйланды, - ди чараны оештыручыларның берсе, авыл мәдәният йорты хезмәткәре Лидия Квакова.

news_right_1
news_right_2
news_bot