news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Әккәрәй ансамбле Чабаксарда танылган

Әккәрәй мәдәният йортының “Чишмәкәй” ансамбле чуваш халык җырларын башкаручыларның радиобәйгесендә икенче дәрәҗә Диплом алды.

(Чирмешән, 8 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).Чирмешән районының Әккәрәй ансамбле Чабаксарда танылган. Әккәрәй мәдәният йортының “Чишмәкәй” ансамбле чуваш халык җырларын башкаручыларның Чабаксар шәһәрендә узган төбәк радиобәйгесеннән икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнеп кайтты, дип яза җирле басма.


Бәйгенең гала-концертында алар һәм Лагерка авыл клубының, чувашчадан тәрҗемә иткәндә “Кыңгырау”, Яңа Элмәленең “Миләш” ансамбльләре чыгыш ясаганнар.

Конкурсның беренче этабы узган елда үткән, анда радио тыңлаучылар үзләре ошаткан ансамбльләр өчен тавыш биргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot