news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә

Районда барлыгы 34 авылда ФАП эшли.

Чирмешән районының Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты  төзелә
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 7 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Керкәле авылында, мәчет бинасы янындагы урында яңа фельдшер акушерлык пункты төзелә. Модульле бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Бу хакта район газетасы яза.

Бүген төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль. Бинага мөмкинлеге чикле гражданнар да җиңел керерлек итеп, каршылыксыз мохит ясала. Әлеге сәламәтлек оешмасының тирә-юне төзекләндерелеп, койма белән дә тотып алыначак.

Бу районда унберенче модульле фельдшер акушерлык пункты була. Районда барлыгы 34 авылда ФАП эшли.

Түбән Кәминкә авылында модульле врачлык амбулаториясе төзелә, — диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. — Начар хәлдәге ФАПлар бар әле районда. Кармыш һәм Түбән Кармалка авылларында да бөтен уңайлыклары булган сәламәтлек пункты төзетәсе иде, киләсе елда аларны республика программасына кертү нияте бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot