news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Керкәле авылылында арендага берьюлы 11 йорт төзиләр

Әлеге йортлар авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләргә арендага биреләчәк.

(Чирмешән, 15 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районының Керкәле авылылында арендага берьюлы 11 йорт төзиләр.
Яңа урында 7 аерым йортның түбәсен дә ябалар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Керкәледә “Арендага – торак” республика программасы нигезендә төзелүче 11 аерым йортның стеналары күтәрелгән. Якын көннәрдә бу йортларның ишек һәм тәрәзәләрен куячаклар, эчке якта газ торбалары да сузылачак.

Әлеге йортлар авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләргә арендага биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot