news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Керкәле авылы егете чемпионатта җиңеп кайткан

Марсель Әхмәтвәлиев Worldskills стандартлары буенча Уфада узган авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионатында өченче урынга лаек булган.

(Чирмешән, 22 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Керкәле авылы егете, Казан дәүләт аграр университетының дүртенче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев Worldskills стандартлары буенча Уфада узган авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионатында өченче урынга лаек булган, дип яза җирле басма.

Илебезнең 15 төбәгеннән килгән яшьләр арасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” өлкәсендә иң яхшы белгеч исеменә дүрт көн дәвам иткән көрәш тә студентлар гына түгел, ә 18 яшьтән 28 яшькә кадәр механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм сервис хезмәтләренең баш инженерлары да катнашкан.

Марсельны инде тәҗрибәле механизатор дип тә була, ул районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә кыр эшләрендә катнашкан, әйтик быел “Ильхан” җәмгыятендә эшләгән.

-Бәйгедә җиңел булды дия алмыйм. Конкурс киеренке шартларда узды. Биш практик бирем башкардык. Һәрберсенә өчәр сәгать бирелде. Шул вакытта агрегатның яисә машинаның документларын өйрәнергә, ватылган урынын табып төзәтергә, тиешле эш режимы буенча көйләргә һәм башка биремнәрне башкарырга кирәк иде, - ди Марсель.-Мондый чараларда катнашу безгә башкалар белән аралашырга, тәҗрибә тупларга менә дигән мөмкинлек. Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларны төрле оешма җитәкчеләре дә күреп алып, эш тәкъдим итәләр.

Керкәле егете Марсель Әхмәтвәлиевның бу беренче генә җиңүе түгел, ул инде узган елларны да республика ярышларында катнашып призлы урыннар яулаган яшь белгеч. Бу көннәрдә ул яңа бәйгегә әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100