news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Казанка авылында яңа мәктәп төзелә

Быел районда өч объектта зур төзелеш эшләре алып барыла. Казанкада – яңа мәктәп, Лашманда – авыл җирлеге Советы бинасы, Югары Кармалкада клуб салалар.

(Чирмешән, 9 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының казанка авылында яңа мәктәп төзелә. Быел районыбызда өч объектта зур төзелеш эшләре алып барыла. Казанкада – яңа мәктәп, Лашманда – авыл җирлеге Советы бинасы, Югары Кармалкада клуб салалар, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

“Арстрой“ җәмгыяте Казанкада 15 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәпне төзү эшенә керешкән дә. 28,7 гә 26,9 метрлы бинаның нигезен көздән үк әзерләп куйганнар, стеналарны күтәрү өчен материал кайтарганнар. Әлеге заманча мәктәптә спорт залы, ашханә һәм санузел да булачак.

Лашманда авыл җирлеге Советы бинасын “Строитель“ җәмгыяте төзи. Булачак бинаның нигезе әзер, төзелеш материаллары кайтарыла.

Югары Кармалкада авыл клубын “Мир“ төзелеш компаниясе күтәрә. Биредә китапханә дә урнашачак. Җәмгыять эшчеләре мәдәният учагының нигезен корып та куйганнар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot