Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Казанка авылында 15 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелде
15 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелешенә 34 миллион сумга якын акча тотылган.
(Чирмешән, 12 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Быел Чирмешән районының Казанка авылында 15 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
1 нче Чирмешән урта мәктәбенең филиалында – Казанка мәктәбендә бүген 4 укучы, һәр класста берешәр бала, укый. Аларга ике укытучы белем бирә. Авылда мәктәпкәчә яшьтәге 14 сабый бар, димәк киләсе елларда да белем йорты бушап калмыйчак.
Монда укучыларга физкультура дәресләрендә спорт белән шөгыльләнү өчен зур спорт залы да бар.
Бу мәктәп төзелешенә 34 миллион сумга якын акча тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз