news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Кармыш авылында ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

Төзелеш өчен 10 миллион сум тирәсе акчаны республика бюджетыннан бирсәләр, җиһазлар, кирәк-ярак район көче белән алынган.

(Чирмешән, 13 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Бер еллык тәнәфестән соң, Чирмешән районы Кармыш авылында “Миләшкәй“ балалар бакчасы кабат сабыйлар тавышына күмелде, дип яза җирле басма.

Әлеге бер ел заяга узмаган – бинаны өр-яңа, бик матур иткәннәр, стеналарына рәсемнәргә кадәр ясаганнар. Ремонтның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, бер эш тә “аннарыга“ калмаган.

Бакчага 19 бала йөрер дип көтелә.

-Бу көнне бик зарыгып көттек, - ди бакча мөдире Эльвира Әфләтүнова. -Капиталь ремонт барышында эшне тизләтүгә зур өлеш керткән әти-әниләргә, укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм, билгеле, төзүчеләргә, район һәм авыл җитәкчеләренә бик зур рәхмәт.

Тыштан да, эчтән дә затлы бу бина. Төзелеш өчен 10 миллион сум тирәсе акчаны республика бюджетыннан бирсәләр, җиһазлар, кирәк-ярак район көче белән алынган, бу эшкә нефтьчеләр дә өлеш керткән.

-Гомумән, узган ел безнең өчен бик уңышлы булды, дистәләп объектта капиталь ремонт үткәрелде, җиһазлар яңартылды, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. -Быел да берничә объектта ремонт башланачак, башланганнары дәвам итәчәк. Кайберләрен яңартуда нефтьчеләр ярдәменә дә өметләнәбез. Ә Кармыштагы бакча бинасы районда иң матурлардан берсенә әверелде.

-Монда балаларга тиешле тәрбия бирелер, - дип ышанабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район җитәкчелеге исеменнән котлап. - Биредә тудырылган уңайлы шартлар үзләре үк шуны таләп итә. Якты, зур, җылы бүлмәләр, яңа җиһазлар күзләрне иркәли, рәхәтлек хисе тудыра. Коллектив та бердәм, ачык йөзле монда.

1982нче елда “Алга“ колхозында зур комплекс төзелеше вакытында ачылган бинаның яңаруына авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин да бик шат. -Бу хакта озак хыялландык, - ди ул. -Бинаның икенче каты озак еллар буш торды. Инде биредә җирлек Советы, почта бүлеге дә сыенды. Барыбызга да урын җитә, рәхәтен күрергә язсын, иң мөһиме – балалар күбрәк тусын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100