Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Кара Чишмә авылында яшәүче Ситдыйковлар яңа мини-ферма төзиләр
Бу гаиләгә районнан бушлай 1300 данә керамзит блок биргәннәр, дәүләттән, махсус программага кереп, 200 мең сум акча да алганнар.
(Чирмешән, 6 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кара Чишмә авылында яшәүче Ситдыйковлар яңа мини-ферма төзиләр20 баш савым сыеры, бозаулар һәм атлар асраучы бу гаиләгә районнан бушлай 1300 данә керамзит блок биргәннәр, дәүләттән, махсус программага кереп, 200 мең сум акча да алганнар. Мини-ферманың төп хуҗасы Альберт Ситдыйков әйтүенчә, төзелештә әтисе Әхәт абый, кардәшләре нык булыша. Акчалары җитсә, яңа, иркен корпусны быел ук өлгертмәкчеләр, дип яза район газетасы.
Тау астындарак, буа янәшәсендәге мини-ферма тирәсендә печән дә шактый күренә. Бу төр азык үз җирләрендә 220 рулон ук җыелган. Үләннәр, ашлама керткәч, яңгырлар еш яугач, уңып үскән, аларны ике тапкыр чабып, киптереп өлгергәннәр. Фуражга да кытлык юк.
Ситдыйковларның үз тракторлары, үз машиналары, үз атлары. Ә алар эшне бермә-бер җиңеләйтә. Кышын, мәсәлән, атларын еш җигәләр. Сыер саву аппаратлары гына искергән, бәлки бу яктан кабат районнан булышырлар.
11 сыер ел дәвамында байтак продукция бирә.
-Җәйге айларда 80-90 мең сумлык сөт сатабыз, вакытында түлиләр, - ди Альберт. - Мал асрау мәшәкатьле инде, бөтен гаиләбезгә: хатынга, әти-әнигә дә эш күп, сыерларны да кем бушрак, шул сава.
-Аның нәрсәсе бар инде, сыер саву бик рәхәт, - ди 30 ел колхозда сыер савып та бу эштән бизмәгән ветеран Рәкыйбә апа Ситдыйкова.
Ферма мөдире дә булган Әхәт абый бүген сыерлар өчен яңа бина төзелешендә. Эшнең җаен белә, иренми торган кеше, улына бөтен яктан булыша.
Ситдыйковларның гаилә фермасында начар мал юк. Тана бозауларның кайберләрен сыер ясап үстерәләр. Үзеңнеке ышанычлы. Сыерларын ясалма юл белән, үгез белән дә орлыкландыралар, аларда “сыер кысыр калды“, диярлек түгел.
Эшләреннән бушагач, Ситдыйковлар кармак белән балык та тота алалар, бакча башларында елганы буалап куйганнар. Бар ди үзе анда балык. Әлеге буа суын сыерлар, бозаулар яратып эчә икән. Хәтта кышын да насосы, шлангасы куйган. Ерактан көн саен егермешәр чиләк су ташып кара әле син?!
-Безнең Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында яшәүчеләр сөт сатудан гына да ай саен уртача 1 миллион 200 мең сум керем алалар, - ди үзе дә дистәгә якын эре мал, шул исәптән дүрт баш сыер асраучы җирлек башлыгы Рәдиф Халиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз