news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында Әскәровларның үгезләре көненә унар чиләк кабак ашый

Быел да кабаклары зур булып үскәннәр, озакламый кайберләре 35әр килога җитәчәк.

(Чирмешән, 20 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). 

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында Мохтар һәм Дания Әскәровларның үгезләре көненә унар чиләк кабак ашый, дип яза җирле басма.

Әскәровлар вакыты-вакыты белән 5-6 үгез симертәләр, соңгы арада аларны бераз киметкәннәр, итне урнаштыру кыен икән. Көзгә сарайларында буш урын калмый анысы. Азык була, зур бер бакчада өчәр машина кабак кына үстерәләр.

-Фураж урынына менә дигән ризык ул кабак, аны бер үгезгә көненә унар чиләк тапап ашатабыз. Ышанмыйлар, әйе, кабакны ярата маллар, тиз көрәяләр. Аны биргәч су да эчмиләр.

Быел да кабаклары зур булып үскәннәр, озакламый кайберләре 35әр килога җитәчәк. Орлыгын үзләре әзерли, суны елгадан кудырып сибәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100