news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында көзге чәчүгә керешә алмадылар

Кайбер участокларда әле һаман салам да җыеп алынмаган. 800ләп гектарда шикәр чөгендере тамырда килеш.

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Һава торышына бәйле рәвештә, озак вакыт яңгырлар яумады, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә нибары 8710 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелде, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.
“Кара Чишмә“, “Алга“, “Моляков В.А.“, “Татагро“ җәмгыятьләрендә көзен кырларга чәчү агрегатлары чыга да алмады. “ЧирмешәнАГРО“, “Сөлчә“, “Күтәмә АГРОфирмасы“, “Авангард“, “Ильхан“, “Серендеев Н.И.“, “Лениногорск Агрофирмасы“ өлгеррәк булдылар. Хәзер чәчелгән участокларында матур шытымнар баш калкытты.

Бүген төп көчне җирләр эшкәртүгә туплар чак. Бу эшне Чирмешән районында әле тагын 23 мең 843 гектарда башкарасы (16 мең 978 гектарда сөрү агрегатлары узган).

“Үтәмеш АГРО“, “Кара Чишмә“, “Чирмешән Агрохезмәтләре“, “Алга“, “Моляков В.А.“ хуҗалыклары бу агротехник чараны соңга калдырдылар, алар - җир эшкәртүдә иң начар эшләүчеләр. Ә менә “Чирмешән АГРО“ барлык җирләрен дә эшкәртеп куйды. “Лениногорск Агрофирмасы“ да алдынгы сафта исәпләнә.

Кайбер участокларда әле һаман салам да җыеп алынмаган. 800ләп гектарда шикәр чөгендере тамырда килеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100